5-6 июль көннәрендә Лаеш районында "Бөтенроссия басулары көне - 2017" агросәгәгать форумы узды, шул уңайдан күп кенә төбәк һәм районнардан килгән оешма-предприятиеләрнең күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә безнең Балтач районы да катнашып, авыл хуҗалыгы районы буларак, үз эшчәнлеген һәм җитештергән продукциясен тәкъдим итте.
Әлеге күргәзмә эшчәнлегендә районның "Кызыл юл" һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклары да катнашты. Һәм "Кызыл юл" җәмгыяте терлекчелек һәм сөт җитештерүдәге уңышлары югары бәяләнеп, зур җиңүгә иреште.
"Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Нургаянович Хәйруллин РФ Авыл хуҗалыгы министры А.Н. Ткачёв имзалаган Диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры М.Г. Әхмәтов исеменнән III дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Әлеге дәүләт бүләкләрен тантаналы төстә район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.