2017 елның 7 нче июлендә тернәкләндерү бүлекчәсендә “Арттерапия” программасы кысаларында тернәкләнүчеләр арасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй булып узды. Бу чара бүлекчәдә матур гадәткә әйләнде. Бәйрәм барышы төрле уеннар белән аралашып барды: балык тоту ярышы, әтәчләр сугышы, аркан тартыш уены, йомырка кабып йөгерү, итек ату hәм башка уеннар үткәрелде. Сабантуй бәйрәме милли уеннар белән беррәттән, җыр - биюләр белән аралашып барды. Тернәкләнү үзәгендә социаль тернәкләнү итүчебез Рәйхан Марданов гармунда үзенең моңлы көйләре белән тагы да ямь өстәде.
Иң шатлыклысы - барлык тернәкләнүчеләргә дә бу чарада катнашып, бүләкләр алырга мөмкинлек булды. Әлеге узган чаралар тернәкләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә.