Районыбызда урта гомуми белем алып, 11нче сыйныфны тәмамлаган 192 укучы да аттестат алу бәхетенә иреште.
11нче сыйныфта бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) уңышлы гына тапшырып, барлык укучылар да кулларына аттестат алып чыкты. Шул укучыларның 98е исә имтиханнарны югары баллга тапшырды. Алар арасында 32се - Россия медаленә, ә 5се - Татарстан медаленә ия булды.
Быел мәгарифтә уңышлар югарырак. Бу узган уку елы нәтиҗәләре белән чагыштырганда, зур алга китеш! Чөнки былтыр 57 укучы гына имтиханнарын тапшыруда югары балл җыя алган иде.