ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бөрбаш китапханә филиалының кече-музей экспонатларыннан оештырылган Татар өе куренеше "Ак калфак"кунакларында зур кызыксыну уятты.

2017 нче елның 12 апрелендә “Балалар көтә” акциясе кысаларында “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Алия Кәримова һәм “Волонтер” үзәге активистлары 3 нче дәрәҗәдә мөмкинлекләре чикле булган инвалид бала янына берып кайттылар. 


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

10 апрель көнне Борнак  авыл  китапханәсендә оештырылган“Туган як тарихы музее” на  22 ел тулды.Шул уңайдан  музейда экскурсия үткәрелде.Бүгенге көнгә кадәр музейда кемнәр генә булмады.Укучылар,студентлар,җитәкчеләр,журналистлар,Мәскәү,Төркиядән  кунакка кайтканнар.Музейдагы  экспонатларның  һәркайсы  бик кызыклы  һәм  файдалы. Тарихый  яктан да,тәрвияви яктан да гаять әһәмиятле алар.Музей килер буыннар өчен генә түгел,хәзерге көндә дә  зур кызыксыну тудыра.

 


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

7 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында якташ язучыбыз Фәридә Шакированың юбилее уңаеннан “Күңелендә кояш нуры” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.  Иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якыннары Фәридә ханыма тирән  соклану хисләрен белдерделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә шигырь, җыр-моңга үрелеп барды.

 

Укучыларны якташ язучылар иҗаты белән якыннанырак таныштыру,якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту,туган як табигатен,туган җирне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан 11 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә  5-6 сыйныф укучылары белән "Якташ язучылар иҗатында туган як табигате" исеме белән  тематик кичә үтткәрелде.


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

7 апрель – халыкара сәләмәтлек көне уңаеннан Шеңшеңәр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла!” дип исемләнгән чара булып узды. Чара барышында балалар белән сәламәтлекне ничек сакларга, яхшы һәм начар гадәтләр турында әңгәмә узды. Балалар әдипләрнең сәламәтлек темасына багышланган шигырьләрен кычкырып укыдылар, табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр.

Чепья  авылының  "Әкият"  балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләрның мәктәпкә әзерлек төркеме балалар китапханәсенә кунакка килде. Китапханә белән китапның кеше тормышындагы роле турында кыскача мәгълүмат тыңлаганнан  соң, балалар китапханә белән таныштылар, табышмак-җавап уенында актив катнаштылар. Шулай ук  кече яшьтәге балалар өчен  яз турында язылган китапларга да күзәтү үткәрелде.

Күптән түгел Балтач спорткомплексында "Смәел" җәмгыяте призына бокс ярышы гөрләп узды.

Ярышларга Кукмара районыннан да яшь боксчылар килгән иде. Мондый төр дусларча очрашу матур гадәткә кереп китте. Ул Балтачта да, Кукмара җирлегендә дә зур югарылыкта уза. Яшь боксчылар өчен дә бу очрашу бик мөһим чара. Әйтергә кирәк март, апрель айлары җитү белән боксчылар әлеге очрашуны зарыгып көтә.  Үзеңне күрсәтү генә түгел, көндәшеңнең алымнарын яхшылап өйрәнү өчен дә бер дигән мөмкинлек бу.

Агымдагы елның 7 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенең “Хәйриячеләр аллеясында” бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан тернәләнүчеләр өчен “Күңеллле стартлар” исеме астында спорт уеннары уздырылды. 

Татарстан Республикасы прокуроры күрсәтмәсе нигезендә (17.03.2017, №34/25/у), “Татарстан Республикасының прокуратура органнарында Бөтенрәсәй эшмәкәрләрне кабул итү көнен үткәрүне оештыру буенча”, Балтач районы прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү 4 апрельдән башлап, һәр айның сишәмбесендә булачак. 

Кабул итү иртәнге 8.00дән кичке 17.00 сәгатьләрдә каралган. 

Район прокуратурасының адресы: Балтач бистәсе, Булатов урамы, 24нче йорт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International