19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөтенроссия кичке китапханә акциясе кысаларында “Кичке китапханә серләре”дип аталган уен-тамаша узды. Чарага килгән кунакларны клоуннар Шалапай белән Шалун каршы алып, балалар китапханәсенә алып керделәр. Уку залында аларны урман җәнлекләре Керпе, Бүре, Урман патшасы табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле уеннарда сынадылар. Ә Кылый белән Карлсон кунакларга үз уеннарын бүләк иттеләр. Чарабыз интернеттан алынып, табигатьне саклауга багышланган “Родничок” диелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, туган якка сак караш тәрбияләргә ярдәм итте.
Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Чепья авыл китапханәнәчесе бүгенге көндәге лаеклы ялдагы китапханәче Гайфуллина Гөлнара янында булып кайтты. Китапханә яңалыклары , яңа вакытлы матбугат белән таныштырып, китапларын алыштырып өлкән яшьтәге китап укучыларның хәлләрен белеп тору китапханәнең матур гадәтенә әйләнде.
Җир йөзендә бик күп төрле һөнәрләр бар. Бүген Чепья балалар китапханәчесе урта мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән шул хакта "Профессиии все важны" дигән чара үткәрде. Укучыларга башта һөнәрләр турында видеоролик күрсәтелде, аннан әти-әниләренең һөнәрләре турында фикер алышу булды, соңыннан алфавиттагы һәр хәрефтән башланган һәнәрләрне санадылар. Соңыннан хезмәткә багышланган әйтем-мәкальләрне искә төшерделәр.
18 нче апрель көнне Алан авыл китапханәсендә "Китап табиблары" көне уздырылды. Китапханәгә йөрүче, китап сөюче укучылар бик теләп "авырган китап"ларны дәваладылар.
“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2017 елның 18 апрелендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.
Апрель ае-чын мәгънәсендә шигърият вакыты! Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул! Әдәбият җиһанында бик күп сүнмәс-сүрелмәс йолдызларын кабызган тармак та ул! Ни өчен сүземне шулай башладыммы, чөнки язның икенче аена аяк атлау белән без бер-бер артлы әдәбиятка зур өлешләрен керткән олуг шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез! Туган ягыбызның мәшһүр кешесе, якташ-язучыбыз, журналист-Фәридә апа Шакированың гомер бәйрәме белән башланып китсә, озакламый татар улы, бөек шагыйребез Г.Тукайның да 131 еллыгын билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан, Көек авылы китапханәсендә авыл яшьләре белән берлектә “Туган ягыбыз җәүһәрләре” исеме астында әңгәмә үткәрдек! Биредә китап сөючеләр, якташ-язучыларыбызның китапларын кулларына алып иҗатлары белән таныштылар, шигырьләренә аерым тукталып, “кычкырып уку” да оештырдылар! Махсус бу чара яшь буын өчен бик файдалы булды.
Китапханәнең иң актуаль урыны- матбугат почмагы белән дә алар бик теләп таныштылар!
«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Ветераннар янәшәдә яши" дигән акциясе игълан ителде.
2017 нче елны 16 нчы апрелендә “Наз” үзәге социаль педагогы, “Волонтер” үзәге куратор ярдәмчесе Наталья Закирова һәм активистлар тарафыннан “Сәламәтлек марафоны” дип исемләнгән акция уздырылды.
15 апрель - халыкара бердәм экологик белемнәр көне уңаеннан Чепья зурлар китапханәсе "О чём молчит природа" дип исемләнгән бибилиоэзләнү белән экологик акциядә катнашты. Очрашуга төньяк территориаль управлениясенең1нче разрядлы белгече Ибраһимов Мансур Галимуллович та катнашты. Урта мәктәпнең 8 һәм 10 сыйныф укучыларының кызыксындырган күп санлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук акциядә "Халыклар дуслыгы музееннан Бариева Сания Мансуровна да катнашып, музейдагы Татарстанның экологиясенә багышланган яңа китаплар белән таныштырды. Бу библиоэзләнүдән соң укучылар табигатүнең матурлыгын, чисталыгын, сафлыгын саклау бары тик һәркемнең кылган гамәленә бәйле икәнен тагын да ныграк аңлады.
15 апрель – Халыкара экологик белемнәр көне уңаеннан, Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Полна загадок чудесница природа” дип исемләнгән экологик акция үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныфлары укучылары, экомозаика биремнәренә җавап биреп, экологик белемнәрен сынадылар.