Ел елны кабатламый

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы  тармагында  чын мәгънәсендә,  кызу  урак өсте – терлек  азыгы әзерләү эше бара.  Авыл  хуҗалыгы хезмәтчәннәре  кояшлы  көннәр   торудан  булдыра  алганча  күбрәк  файдаланып калырга тырышалар.  Мәсәлән, кичә –  12 июль көнне  көн дәвамында һава торышы аяз булды.  Район  буенча хуҗалыкларда  барлыгы  бер көндә  1000 гектарга  якын  күпьеллык  үләннәр чабылды.

Ел елны  кабатламый,  быелгы  җәйдә  явым-төшемнәрнең  күп булуы,  тиешле срокларга сыешырга  мөмкинлек бирмәде.   Район авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган  мәгълүматлардан  күренгәнчә,   узган елда бу чорга  күпьеллык  үләннәрнең  беренчел каты чабылып  бетеп,  берьеллык үләннәрне  алуга  керешкәннәр иде.  Былтыр  район  буенча  барлыгы 16 300 тонна печән,  66 909 тонна сенаж  әзерләнгән  булган. 

Бүген,  ягъни 13 июль  көненә  барлыгы   14 124  гектар мәйданда  күпьеллык  печәннәр  чабылган. Шуның 2 039 гектардагысы  печәнгә,  ә 10 850 гектары  сенажга әзерләнгән.   Шул  ук вакытта  3  746 гектар мәйданда чабылган килеш  теземнәргә  салынган  үләннәр ята.  Шуларны  тиз һарада  хәл итәргә һәм   20 июльгә  күпьеллык  үләннәрнең  беренчел   катын  чабып бетерергә  кирәк! – дип белдерә  идарәнең  баш агрономы  Мәсхүт  Гарипов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International