Бөрбашта мөселман балалар Сабан туе була

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бөрбаш мөселман балалар Сабан туенда батырларга бүләккә – скутер һәм тәкә!!! 

23 июль көнне Бөрбаш авылында Бөтенрәсәй мөселман балалар Сабан туе була. 

Ел да бу бәйрәмне районыбыз балалары көтеп ала. Көн дәвамында төрледән-төрле уен-ярышларда көч сынашып, кыйммәтле бүләкләр ота. Дин сабаклары белгәне көръән аятьләре уку бәйгесендә катнаша, бәет-мөнәҗәтләр әйтә, халык белән бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә вакытында намаз укый... 

Балалар Сабан туеның да төп бизәге булып көрәш бәйгесе тора. Быелгы көрәш ярышлары 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үткәрелә. 

Яшь көрәшчеләр 5 үлчәү авырлыгында бил алышачаклар: 
-36 килограммга кадәр; 
- 50 килограммга кадәр; 
-65 килограммга кадәр; 
- 75 килограммга кадәр; 
- 75 килограммнан югары. 

(Искәрмә: барлык көрәшчеләрнең дә үзләре белән шәхесне ачыклаучы документлары булу таләп ителә). 

Батырга бүләккә – скутер һәм тәкә!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International