17- 22 апрель- Җирле үзидарә көннәре уңаеннан Балтач үзәк зурлар китапханәсендә "Местное самоуправление- стержень государства"исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучылар күргәзмәгә куелган журналлар белән кызыксынып таныштылар.
Китапханә-күңелне баетучы зихен урыны. Әлеге сүзләр белән килешәдер һәркем дә, чөнки интернет нихәтле генә кулай, җайлы булмасын, чын басма китапны берни дә алыштыра алмый. Янәдән минем янәшәмдә иң нәни китап укучыларым. Көек авылы китапханәсендә алар күпме генә булмасыннар, яңалык бирергә тырышам. “китапханәгә кунакка”исеме астында әңгәмә оештырып, төрле уеннар аша балаларга китапка, китапханәгә карата тагын бер орлык салдым. Мондый очрашулар бездә еш була һәм соңгысы булмасын иде.
Тукай язы-һәр кешенең дә, алай гына да түгел, татарлык, татар сулышы белән яшәгән һәркем өчен дә олуг бәйрәм. Шул уңайдан, Көек авылында да мәшһүр шагыйребез, татар угълы Г.Тукайны олылау көннәре башланды. Шушы көннәрдә авылыбыз балалры белән берлектә “Тукай безнең йөрәкләрдә” исеме астында “могҗизалар кыры” уен алымы белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын барладык. Укучыларым шигырьләрен укып уй-фикерләрен яңартты.
Бөрбаш китапханә филиалында "Яңа китап - яңа дус" исеме белән кычкырып укулар үтте.
"Тукай!"Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук керкп урнашкан.Чөнки без аның шигырьләрен кече яшьтән үк өйрәнеп,җырлап үсәбез. 20 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә "Мин -Тукайлы татар баласы" исемле чара узды. Китапханәче балаларны, язучының тормышы,иҗаты белән таныштырды,яңа кайткан китапларга күзәтү ясады. "Мин кайсы әкияттән?" дип аталган викторинада катнашып,балалар Тукай әкиятләрен белүләрен исбатладылар.Чарада Арбор мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Агымдагы елның 21 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре “Марш добра” исеме астында эстафета уздырдылар һәм тернәкләнүчеләр “Социаль туризм” программасы кысаларында Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда сәяхәттә булдылар.
21 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Экология елына багышлап 2017 елның 1 январеннән 20 апреленә кадәр барган “Китап аша саклыйк табигатьне” дип аталган рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Районыбызда яшәүче 4-5 сыйныфларда укучы китап укучыларыбыз 2017 елда юбиляр язучыларның әсәрләрен укып, шул текстка иллюстрация ясарга тиеш иделәр. Барлыгы икенче турга 33 эш килеп, алардан китапханәнең уку залына күргәзмә ясалып куелды. Балаларгаиҗат итәр өчен күбрәк татар язучысы Г.Ибраһимов, Н.Каштан, А.Хәсәнов һәм рус язучылары К.Г.Паустовский, Д.М.Мамин–Сибиряк, И.С.Соколов-Микитов тәкъдим ителде.Жюри бәйгегә килгән эшләр белән танышып чыкканнан соң түбәндәге нәтиҗәгә килде:
1 урынга Түнтәр авыл китапханәсеннән Түнтәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габделхаков Булатның К.Г.Паустовский “Леса” әсәренә ясалган иллюстрациясе лаек булды (Җитәкчесе Каримова Ч.З.).
2 урынга ике эш тәкъдим ителде. Карек-Серма авыл китапханәсеннән Чепья урта мәктәбенең 3сыйныф укучысы Байманова Наталиянең Д.Н. Мамин-Сибирякның “Серая шейка” әсәре буенча ясалган эше (җитәкчесе Якимова М.А.) һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач урта мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы Гильмутдинов Айзатның (җитәкчесе Гараева Р.Х.) А.Хәсәновның “Үтерә күрмәгез!” хикәясе буенча эшләнгән рәсемнәре чыкты.
3 урынны шулай ук ике эш бүлеште. Шеңшеңәр авыл китапханәсеннән Шәрипов Рәсүлнең А.Хәсәновның “Көзге урман аланында” хикәясе буенча буенча ясалган эше (җитәкчесе Галиева З.Н.) һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач гимназиясенең 4А сыйныф укучысы Юнусова Камилланың Д.Н.Мамин-Сибирякның “Сказка про Козявочку” әкияте буенча ясалган рәсемнәре чыкты.
Ә кызыксындыру призына жюри әгъзалары 3 эш тәкдим иттеләр. Дорга авыл китапханәсеннән Казан шәһәренең 72 нче мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Волков Тимурның Н.Каштановның “Алмагач читекләре” әсәре буенча, Арбор авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Кабирова Зилиянең Д.Н.Мамин-Сибирякның “Зимовье на студеной” әсәре буенча (җитәкчесе Гарипова Л.Р.) һәм Куныр авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова КамиләнеңА.Хасановның “Зәңгәр алан” әсәренә (җитәкчесе Гарипова Л.Ю.)ясалган эшләрен тәкъдим итте.
Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Шеңшеңәр авыл җирлегендә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына Президентыбыз Р.Н. Миннехановның бүләкләре тапшырылды
Агымдагы елның 20 нче апрелендә Рәсәй күләмендә узучы донорлар көне уңаеннан “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.
19нче апрельдә Смәел авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучыларын яңа китаплар белән таныштыру максатыннан "Яңа китап-яңа ачыш"дип исемләнгән китап уку оештырылды.