Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. Бүгенге көндә унсигез авыл җирлеген берләштергән Балтач муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җаваплы, тынгысыз эшегездә уңышлар, һәр җирдә аңлашу телим.
Гала-концерт бик үзенчәлекле булды - районыбызның талантлы халкы бер сәхнәдә!!! Афәрин!!!
"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым сиңа багышлана, Балтачым!" дип исемләнгән иҗат бәйгесенең 20 апрель көнне булган беренче кисәгеннән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Ә бүген - 21 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Сезне Гала-концертның икенче өлешенә - бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасына чакырып калабыз. Рәхим итегез!!!
https://vk.com/album-122979932_243291395
20 апрель көнне Район Советының утырышлар залында бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды. Комиссия утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 1. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (икенче укылыш). 2. Балтач муниципаль районының 2017 елның беренче кварталына бюджет үтәлеше турында. 3. Балтач муниципаль районының 2017-нчы елга, 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында. Әлеге өч көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.
17- 25 апрель көннәрендә «Язгы игелек атнасы-2017» кысаларында Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып, яңа китап-журналлар тәкъдим иттеләр. 21 апрель көнне “Игелек турында шигырьләр укыйбыз” дип исемләнгән флешмобта игелеклелек, мәрхәмәтлелек, миһербанлык сыйфатларына мәдхия җырлаган шигырьләр укылды. 24 апрель көнне “Мы разные, но мы вместе”исемендә листовкалар эшләнеп китап укучыларга таратылды.
Бөтен җиһан табигатьнең иң матур вакыты- тереклекнең уянган вакытында Тукай туган көнне билгеләп үтә. Чепья авылының "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре янында балалар китапханәчесе "Тукай иленә сәяхәт" исеме астында яңа басмалар белән таныштыру үткәрде.Л.Леронның "Әкиятче малай" шигырен кычкырып укып балаларга шигырьнең "ялгыш" җөмләләрен табарга булышты.
Бөрбаш китапханә филиалында 24 апрель көнне 3 сыйныф укучылары "Без - китап докторлары" исемле чарада катнашып, 44 китап "дәваладылар".
Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы: чистамы ул, пычракмы, чүплеме ул, җыештырылганмы – болар барсы өчен дә кеше җавап бирә. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була.
Смәел урта мәктәбе оешуга 50 ел, яңа мәктәп бинасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан иҗат концерты аеруча югары дәрәҗәдәге әзерлеге, тирән эчтәлеге белән тамашачыны әсир итте. Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк дигән гыйбарә бу чараның шигаре булган дисәк тә ялгышмабыз. Әйе, шул еллар эчендә ничә мөгаллим-мөгаллимәләребез балаларга төпле белем биргән, ничә меңнәр укучы алардан белем һәм тормыш дәресләре алып олы юлга чыккан. Тарих онытылмаган. Аларның фоторәсемнәре һәйкәл булып тамашачы алдына басты. Мәктәп төзелешенең һәр детален бәйнә-бәйнә язып калдырган, үзе дә тарихчы, 22 ел Смәел урта мәктәбен җитәкләгән Зәкиев Фаил Зәки улының олы хезмәт нәтиҗәсе. Бу язмалар кинокадр кебек тамашачы күз алдыннан үтте. Ил күрке булган батыр уллар, уңган кызлар тәрбияләгән укытучыларыбызга мең рәхмәт. Рәхмәтләребез исәннәргә мәдхия, үлгәннәргә дога булып барып ирешсен. Сәхнәдә шул елларны гәүдәләндереп, тамашачыны уйландырган, сокландырган, күз яшьләренә ирек бирергә мәҗбүр иткән мәктәп коллективына,җитәкчеләре Гөлсинә Мөнир кызына, укучыларга чын йөрәктән чыккан олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Яши әле, Смәел урта мәктәбе! Бер йодрык булып тупланган мондый коллектив белән бик күп үрләр яулыйсы бар әле.
Балтач урта мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшләгән Халимов Мөдәрис Хидият улының 70 яшьлек юбилее булып узды.
Мәгариф идарәсе коллективы хөрмәтле укытучыбызны юбилее белән котлап мәгариф өлкәсенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерделәр, киләчәктә дә тазалык-саулык, тынычлык теләделәр.
Районыбызда Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсының комиссиясе мәктәпләрнең шушы юнәлеш буенча эшләрен тикшерә. Әлеге конкурста республика буенча җиңгән 10 мәктәп 1 000 000 сум грантка лаек булачак. Балтач районнынан 3 мәктәп конкурста катнашу өчен гариза бирде - Нөнәгәр, Борбаш мәктәпләре, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе.
Белем бирү оешмаларының эшчәнлеге түбәндәге критерийлар нигезендә бәяләнә: