Норма авыл жирлеге башкарма комитеты карары нигезендә, Норма, Кариле, Чапшар, Кили, Пүскән, Нормабаш авыллары халкын жыеп, Норма авыл жирлегенең генераль планы проектын карау буенча гамәви тыңлаулар оештырылачак:
- Норма, Кариле авыллары халкы өчен 2017 елның 14 августында сәгать 10.00да Норма урта мәктәбенең актлар залында (Норма авылы, Казанская урамы, 11 йорт);
- Чапшар, Кили, Пүскән, Нормабаш авыллары халкы өчен 2017 елның 15 августында сәгать 10.00да Кили авылы мәдәният йортында (Кили авылы, Г.Тукай урамы, 33/3 йорт).