Җәй быел никадәр генә соңарса да, басуларда игеннәрнең җитешә баруы әллә кайлардан күренеп тора.
Алар матур алтынсу төскә керә башлады. Соңгы елларда район башлыгы җитәкчелегендә игеннәрне җыеп алуга керешкәнче, район басуларын, кырларын карап, бәя бирү гадәткә керде. Һәм бүген дә район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы белгечләре һәм хуҗалык рәисләре белән берлектә иген кырларына сәяхәт кылып, уңышның ничек булуын күзәтеп, кимчелекләрне дә ассызыклап узды. Әлеге эшлекле сәфәр турында тулырак газетабыздан укый алачаксыз.
Чыганак: http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/19803