23 июль көнне Бөрбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды
10нчы мәртәбә үткәрелүче бу Сабантуйда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Мөфти урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров катнашты.
Сабантуйда Россиянең күп кенә төбәкләреннән Самарадан, Ульяннан, Уфадан, Малмыждан һәм республикабызның күпчелек районнарыннан кунаклар килгән иде. Алар Сабантуйда бәйгеләрдә көч сынашып, затлы бүләкләр белән кайтып киттеләр.
фото: https://vk.com/album-122979932_245885187