Тиздән! “Автоледи-2017” конкурсы

2017 елның 25 июле, сишәмбе
Район ЮХИДИ бүлеге 7 август көнне “Автоледи-2017” район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә  паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары белән мөрәҗәгать итәргә һәм заявка калдырырга кирәк.

Конкурс ике  өлештән тора: башта юл йөрү кагыйдәләре буенча тест рәвешендә имтихан тапшырасы, аннан соң  тиешле таләпләр буенча машинада практик күнекмәләрне  күрсәтәсе.

Конкурс 10.00  сәгатьтә башлана.

 Белешмәләр өчен телефон: 2-47-38.

Район ЮХИДИ  бүлеге 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International