ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Район мәдәният үзәгендә 2016-2017нче уку елында балалар өчен түгәрәкләр эшләде. Районыбызның, бигрәк тә, бистәдә яшәүче сәләтле балалары өчен күптән көтелгән бәхет һәм зур мөмкинлек булды ул. Җыр-моңга, бию сәнгатенә, нәфис сүзгә осталыгы булган балаларның таланталарын ачуда Рәйфә Рамазанова, Галия Йосыпова, Айсылу Асадуллина һәм Эльвира Һадиева җитәкчелегендә төрле яшь балалар өчен түгәрәкләр эшли. 

Ярдәмгә ашыгучы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре хәзер өр-яңа “Ашыгыч ярдәм” машинасында йөриячәк.

Иң куанычлысы шул, алар заманча җиһазландырылган, димәк, ярдәмне дә тулы куәтендә күсәтү мөмкинлеге тудырылган. Машина ачкычларын кичә Казан Ратушасы каршында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әлеге тантаналы чарада районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев та катнашты.

Балалар кул хезмәтенә өйрәнми үсә, дип зарланырга яратабыз. Кул арасына керә башлагач та, тизрәк үзебез эшләп кую теләге белән баланы читкә этәрәбез. 

Мәктәпләрдә дә элеккеге кебек хезмәт дәресләрендә укучыларга хезмәт серләре төшендерелми, дип чаң сугабыз. Барысын да заманага сылтап, бик ялгышабыз. Бернәрсә дә үзгәрмәде, бары үзебез генә үзгәргәнне аңларга теләмибез. Теләге булганнар баласын кече яшьтән кул арасына да кертә, мәктәпләрдә дә балалар төрле хезмәт күнекмәләренә өйрәнә, аның өстенә теләге булганнар өчен төрле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге дә бар.

21 апрель көнне кичен районыбыз мәдәнияте тарихында алтын хәрефләр белән язып калынырлык үзенчәлекле көн булды. 4 ай дәвамында авыл җирлекләре арасында барган "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, сиңа багышлана, Балтачым!" дип исемләнгән үзешчән сәнгать бәйгесенә йомгак ясалды. Район мәдәният үзәгендә Гала-концертның II өлеше белән әлеге фоторепортажда таныша аласыз. https://vk.com/album-122979932_243342176

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (җитәкчеләре: Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна) иртәгә - 22 апрель көнне “Созвездие-Йолдызлык-2017” республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең "Пирамида"да уза торган Гала-концертында чыгыш ясаячак. 

Районыбыз данын яклаган егет-кызларыбызга, җитәкчеләренә һәм дә әти-әниләренә олы рәхмәтебезне юллыйбыз!!! 

Апрель ае - чын мәгънәсендә шигърият вакыты! Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул!

Әдәбият җиһанында бик күп сүнмәс-сүрелмәс йолдызларын кабызган тармак та ул! Ни өчен сүземне шулай башладыммы, чөнки язның икенче аена аяк атлау белән без бер-бер артлы әдәбиятка зур өлешләрен керткән олуг шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез! Туган ягыбызның мәшһүр кешесе, якташ-язучыбыз, журналист - Фәридә апа Шакированың гомер бәйрәме белән башланып китсә, озакламый татар улы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да 131 еллыгын билгеләп үтәбез. 

Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Чепья авыл китапханәнәчесе бүгенге көндәге лаеклы ялдагы китапханәче Гайфуллина Гөлнара янында булып кайтты. Китапханә яңалыклары , яңа вакытлы матбугат белән таныштырып, китапларын алыштырып өлкән яшьтәге китап укучыларның хәлләрен белеп тору китапханәнең матур гадәтенә әйләнде.

Балтач үзәк балалар китапханәсендә "Бөтенроссия кичке китапханә" акциясе кысаларында “Кичке китапханә серләре” дип аталган уен-тамаша узды. Чарага килгән кунакларны клоуннар Шалапай белән Шалун каршы алып, балалар китапханәсенә алып керделәр. Уку залында аларны урман җәнлекләре Керпе, Бүре, Урман патшасы табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле уеннарда сынадылар. Ә Кылый белән Карлсон кунакларга үз уеннарын бүләк иттеләр. Чарабыз интернеттан алынып, табигатьне саклауга багышланган “Родничок” диелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, туган якка сак караш тәрбияләргә ярдәм итте.

Агымдагы елның 20нче апрелендә Рәсәй күләмендә узучы донорлар көне уңаеннан “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.Чараны бүлекчә җитәкчесе Тәнзилә Зәкиева донорларның кирәклеге турында сөйләп башлап җибәрде. Медицина ягыннан кан һәм плазма бирү, анын нинди максатларда кулланылганын бүлекчәнең шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова аңлатты. 

Артабызмы - кимибезме?! ГХАТ (ЗАГС) блегеннән алынган мәгълүматлар сагайта... 

Районыбызда 2017 елга кадәр уңай демографик ситуация күзәтелеп килде, ә киләчәктә балалар саны артырмы?! 

Бүгенге көндә районның демографик хәленә күз салсак, 3 ай эчендә туучы балалар саны 77, бу узган 2016 елның 3 ае белән чагыштырганда 10 балага күбрәк. Беренче балаларын тудыручылар – 25, икенчеләрен – 21, өченче балаларын – 24 әни, дүртенчесен – 7 әни алып кайткан. 2015-2016 елларда туучы бала саны кимеде, чөнки бугенге көндә демографик хәл катлауланган чордагы балалар үсеп җитеп үзләре бала табу яшенә җиттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International