ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына: 
- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико-социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла. 
- Балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. Киләсе комиссия утырышы 2017нче елың 17нче августында узачак. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китерү сорала. 
Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф кызы.

Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы: чистамы ул, пычракмы, чүплеме ул, җыештырылганмы – болар барсы өчен дә кеше җавап бирә. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була. 

Пыжмара мәдәният йортында «Бердәм булу, хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» дип исемләнгән фольклор коллективларының район смотр бәйгесе булып узды. Пыжмара авыл җирлегеннән Сәрдек, Пыжмара фольклор коллективлары “Исем кушу”, “Кыз урлау” күренешләре белән уңышлы чыгыш ясады. Татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган бәйге бик эчтәлекле һәм күңелле булды.

Узган ел талпаннар 15 апрельдә “уянган” булса, быел алар 3 көнгә иртәрәк активлашкан. 

Татарстанда биш кешене талпан тешләгән. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге хәбәр итә. 

Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының “пик” ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә.

Районыбызда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр тапшыру чаралары башланып китте. 
Иң беренчеләрдән булып Яңгул авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары һәм хезмәт ветераннары котланды. 
 

22 апрельдән оча торган киек кошларга ау башланды. Ау сезоны вакыты 10 календарь көн (22 апрельдән 1 майны кертеп) дәвам итәчәк. 

Аучыларга сезон ачылу - аларга административ хокук бозарга ярый дигән сүз түгел! 

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (җитәкчеләре: Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна) 22 апрель көнне “Созвездие-Йолдызлык-2017” республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең "Пирамида"да узган Гала-концертында уңышлы чыгыш ясап, I урын яуладылар. Афәрин!!!
 

22 апрель көнне Казанның “Корстон” комплексында Татарстан халыкларының III съезды булды. 
Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Чарага барлык муниципаль берәмлекләрне, милли-мәдәни оешмаларны тәкъдим итүче 730 делегат чакырылган иде. 

Агымдагы елның 21 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре “Марш добра” исеме астында эстафета уздырдылар һәм тернәкләнүчеләр “Социаль туризм” программасы кысаларында Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда сәяхәттә булдылар. 

Район мәдәният үзәгендә 2016-2017нче уку елында балалар өчен түгәрәкләр эшләде. Районыбызның, бигрәк тә, бистәдә яшәүче сәләтле балалары өчен күптән көтелгән бәхет һәм зур мөмкинлек булды ул. Җыр-моңга, бию сәнгатенә, нәфис сүзгә осталыгы булган балаларның таланталарын ачуда Рәйфә Рамазанова, Галия Йосыпова, Айсылу Асадуллина һәм Эльвира Һадиева җитәкчелегендә төрле яшь балалар өчен түгәрәкләр эшли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International