ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Бүген 11 август көнне Балтач район Советының  Өченче чакырылыш уналтынчы утырышы булды.  
Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. 


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 10 август көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе уздырдылар.

9 август көнне механизаторларның төшке ял вакытында Нөнәгәр мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Комзавод клубы хезмәткәрләре белән берлектә кырларга чыгып концерт куйдылар. 

Салавыч авыл җирлегенең Салавыч мәдәният йорты һәм Биктәш, Салавыч Сәрдегәне клубы мәдәният хезмәткәрләре "Татарстан" хуҗалыгы кырларында игенчеләргә концерт тәкъдим иттеләр. 

9 август көнне прокуратурада кайбер авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеге хакында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.

9 август көнне  Балтач узәк китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Якташ язучылар иҗаты” күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Райондаш язучыларыбызның иҗаты белән ял итүчеләр бик теләп таныштылар.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе
6 август көнне Комзавод авыл клубында Нәҗипова Халисә апаның 75 яшьлек юбилеена багышланган "Җырларымда язмышым" дип исемләнгән кичә узды.
6 август көнне Кенәбаш авылы клубында балалар өчен "Сәламәтлекне нәрсә ныгыта, нәрсә җимерә?" - дигән чара үтте. Түгәрәк өстәл артында әңгәмә - уеннар аша әлеге сорауга җаваплар табылды. Соңыннан мәйданчыкта күңелле стартлар уздырылды.
5 август көнне Карадуган музеенда Бөтендөнья татар конгрессының Сахалин өлкәсеннән килгән делегатларын кабул иттек.

7
август, 2017 ел
дүшәмбе

   Нөнәгәр авылында  яшәүче Маһиәнвәр Шакир кызы Шәфигуллинага 4 февраль көнне 90 яшь тулды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International