Балтач прокуратурасында кайбер авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлегенә күзәтү ясадылар

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе
9 август көнне прокуратурада кайбер авыл җирлеге башлыкларының эшчәнлеге хакында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр.

Түгәрәк өстәлдә Балтач шәһәр җирлеге, Норма һәм Борнак авыл җирлекләре башлыклары Илдар Габдрахманов, Тимур Гатауллин, Шамил Хәбибуллин катнашты.


Беренче көн тәртибе буенча җирлекләрдәге терроризм, экстремизм, шулай ук дини өлкә буенча эшләр анализланды. Җитәкчеләр җирлекләрдәге эшчәнлек белән таныштырды.

 

Икенче көн тәртибе буенча авыллардагы күченеп кайтучылар, арендага йорт бирү мәсьәләләре хакында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгышы тыңланды.
 
Өченче көн тәртибе буенча соңгы өч елда  үзара салым акчасы җыю, эш барыш һәм тәртип бозу очраклары хакында контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов сүз алды.

 

Җирлекләрдәге киңкырлы эшчәнлеккә күзәтүне прокурор урынбасары Фәрит Шәрифуллин, иҗтимагый совет рәисе Вакыйф Зәкиев, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе Равил Таҗетдинов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International