Нөнәгәр авылында яшәүче Маһиәнвәр Шакир кызы Шәфигуллинага 4 февраль көнне 90 яшь тулды. Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.