27 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә 18 сәг.тә “Библиотөн- 2017” (Библионочь) үткәрелә.
Программада:
18.00 – 18.30 – “Йөрәктән – йөрәккә” - флешмоб (миһербанлылык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар зурланган әсәрләр уку) - фойе, 2 этаж
18.30 -19.00 - “Матурлык дөньяны коткарыр, күңелләрне нечкәртер” – кул эшләре мастер-классы
19.00 -19.20 – “Шифа, сихәт бирсен чәйләребез” – дару үләннәре, кипкән җиләк-җимештән чәй фуршеты
19.20 – 19.40 – “Яңа юллар табып китап керә күңелләргә” - буктрейлер белән таныштыру
19.40 – 20.30 – “Җирдә кала эзләр...” – эко-батл-эко-бәйге
20.30-21.15 – “Капка” фильмын карау
Бөек шагыйребез Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган район нәфис сүз конкурсында Чепья урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы Рахматуллина Әдинә үз яшьтәшләре арасында 2 урынны яулады. Нәкъ Тукай туган көнне Әдинәгә китапханәдә мактау кәгазе тапшырылды. Балалар китапханәсенең актив китап укучысын уңышы белән котлап, җиңүле бәйгеләренең еш кабатланып торуын телибез.
Апрель ае-шигьрият вакыты. Күңелләргә сихри нур салучы, үзәкләргә үтеп керердәй моң һәм яшәеш чоры. Шул уңайдан, 25 Апрель көнне Көек авылы китапханәсендә әле күптән түгел генә үзенең олуг юбилеен билгеләп үткән күренекле шәхесебез, районыбыз язучылары күгендә үзенең иҗаты белән сүнмәс-сүрелмәс якты йолдызыбыз булган Фәридә апа Шакирова белән очрашу кичәсе үткәрдек. Фәридә апа үзе кабатланмас шәхес, аның иҗаты күбебез өчен үрнәк, тормышның иң төпкеленнән, ачысын да төчесен дә күргән кеше буларак, Көек авылы китап сөючеләренә үзенең тиңсез иҗатын җиткерде. Үз чоры кешеләре белән хатирәләрен яңартты, укучы балалар тарафыннан шигырьләрен тыңлап хозурландык. Гомумән, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барган әлеге чара бик җанлы үтте. Фикер алышулар белән бергә үрелеп барган бу кичә һәр килгән кешегә дә рухи хәзинә булып күңелләренә урнашты.
2017 нче елның 26 нчы апрелендә кешелек тарихында Чернобыль атом электростанциясендә килеп чыккан техноген шартлау фаҗигасына 31 ел була.
20 апрель көнне Яңгул китапханәчеләре” Күңелләргә нур сибәсең-китап “баш астында ,китапка карата кичә үткәрделәр.Кичәнең максаты :китап укучыларны яңа китаплар белән таныштырып, китап төшенчәсен тирәнтен аңлатаып,китапка карашларын үзгәртеп,китапханәгә йөрешне артыру ,китиапка мәхәббәт тәрбияләү иде.Кичәне үткәреп без максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.
Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин бүген - 25 апрель көнне Балтач шәһәр җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Дәһшәтле сугыш елларын кичереп, Бөек Җиңү язын якынайтуда зур өлешләрен керткән, утлар-сулар кичкән ветераннарга чиксез рәхмәтен, ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек-саулык теләде. Бәйрәм белән тәбрикләп, 9 май көнне район үзәгендә оештырылачак чарага чакырды.
Районда тулы көченә кыр эшләренә әзерлек бара. Инде арада уңым кырларын ткландыру эшенә керешеп тә киттеләр. Бу очракта һәр техниканың да төзек булуы шарт. Шуңа да хуҗалык белгечләренең техникалар яңарту, булганнарын төзекләндереп сафка бастырганнары имин генә эшләсә ярар иде, дип янып йөргән көннәре.
29 апрель - шимбә көнне районыбыз җирлегендә "Язгы чисталык икеайлыгы" һәм "Язгы игелекле эшләр атнасы", "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында зур өмә оештыру күздә тотыла.
Оешма-учреждение һәм хезмәт коллективлары тырышлыгы белән "Сабантуй" паркын тәртипкә китерү, чистарту эшләре планлаштырыла.
28 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итәчәк. Югары Субаш авылы җирлегенә бару, Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салу булачак һәм район мәдәният үзәгендә «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәреләчәк.