Балтач җирлегендә яшәүче Хәлилова Бибинур Сәйфетдин кызына 14 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Ильдар Габдрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.