Бүген җомга намазыннан соң бистә халкы көндезге сәгать 14.00дә бистәбезнең “Балтач нуры” мәчетенә ай кую тантанасының шаһидләре булу бәхетенә ирештеләр.
"Балтач нуры" мәчетендә бер ел элек төзелеш эшләре башланган иде. Ә инде бүген тантаналы рәвештә манарасына ай куелды.
Әлеге мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең Баш казые, районыбыз имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы Рамил Нотфуллин, үзәк мәчетнең имам-хатибы Рамил хәзрәт Бикбаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов та катнашты.
Ихлас теләкләр белән хәерле сәгатьтә дип, кран белән манарага ай күтәрелде. Ай куюда Бадихов Илшат (Кариле), Фатыйхов Алмаз (Балтач), Абдуллин Илшат (Норма) катнашты. Ай куелса да, мәчет эчендә төзелеш эшләре бүгенге көндә дә дәвам итә. Киләчәктә өч каттан торучы бинаның төзелеш эшләре белән район башлыгы Рамил Нотфуллин да танышты.
Бәйрәм чарасына җыелган халык табын артында кайнар пылау, җиләк-җимеш тәм том-томнардан авыз итте.