Балтачта һәр атнаның алдынгы комбайнчысы вымпелга һәм 2000 сумлык акчалата премиягә ия булачак 

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Балтачта атнаның алдынгы комбайнчысына вымпел һәм 2000 сум премия тапшырылачак 
Быелгы урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы Р.Р.Нотфуллин комбайнчылар арасында район башлыгы призына махсус ярыш оештыру турындагы карарны имзалады. 
“Быелның 7 августыннан 15 сентябрьгә кадәр, һәр җиде көн саен районда иң алдынгы комбайнчы билгеләнәчәк. Аңа ике мең сум премия һәм район башлыгының “2017 елның иң яхшы комбайнчысы” дигән вымпелы тапшырылачак”, – диелә әлеге ярыш нигезләмәсендә. Җиңүчене билгеләү гадел булсын өчен, төрле маркадагы комбайннарның эш күрсәткече физик берәмлектән шартлы берәмлеккә күчереләчәк (комбайннарның җитештерү куәтенә бәйле рәвештә). 

Әлеге ярышны оештыруга җаваплы итеп район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов билгеләнде, җиңүчене ачыклау, нәтиҗә ясау белән шөгыльләнергә тиешле дүрт кешелек комиссияне дә Наил Нургаяз улы җитәкләячәк. 

Озакламый беренче атна җиңүчесе мәгълүм булыр һәм без бик теләп, сезне дә таныштырырбыз. 

Автор: Гөлсинә Гарипова

http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/20163

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International