26 апрель көнне Балтач муниципаль районында Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнашкан 23 райондашыбызга “Наз” үзәге хезмәткәрләре өйләренә барып Балтач муниципаль район башлыгының бүләк-күчтәнәчләрен тапшырдылар һәм “Моя газета”га бушлай яздыртуны оештырдылар.
26 апрель көнне Бөек шагыйребез Г. Тукайның 131 еллыгын Субаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тукайны яратабыз” дигән уен- викторина аша билгеләп үтелде. Соңыннан укучыларның белемнәрен киңәйтү максатыннан “Гомерендә- халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары” дигән презентация күрсәтелде.
Сәбәбе - капка төбендә яки территориядән чыгып, төзелеш кирәк-яраклары саклаган өчен....
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче админстратив чисталык комиссиясенең чираттагы утырышына бертөркем Югары Субаш һәм Норма авыл җирлекләренең гражданнары чакырулы иде.
Салавыч һәм Бөрбаш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләк тапшырылды.
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына сугышта һәлак һәм кайткач вафат булганнарының тол калган хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен өләшү дәвам итә.
Хәзер көннәр озыная бара, караңгы соң төшә. Шушыларны һәм һава торышы әйбәт торуын исәпкә алып, энергия чыгымнарын экономияләү максатыннан, район башлыгы тарафыннан Балтачта һәм 17 авыл җирлегендә урамнарда багана утларын кичке сәгать 20.00дә генә яндырырга дигән күрсәтмә бирелде. Әлеге күрсәтмә барлык җирлекләргә дә бердәй кагыла.
26 нчы апрель көнне Алан авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына131 ел уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә!" исемле кичә уздырылды.
26 апрель көнне “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова “Волонтер” үзәгенең яшь активистлары белән берлектә “Балалар атом коралына каршы” дип исемләнгән мәгълүмәт акциясе уздырдылар.
26 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Тукай –сүнмәс йолдыз” исемле әдәби кичә 1-4 сыйныф укучыларына үткәрелде.Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар һәм презентация карадылар.
24 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Туган як,туган авыл” исемле обзор зурлар белән үткәрелде.Туган якка,туган авылга карата мәхәббәт,ярату хисләре тәрбияләү максатыннан күзәтү ясалды.
Тукай иҗаты җиһанга ямь,яктылык, яшәү көче бөркеп,күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. 25 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә,халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап, "Гаҗәеп Тукай язы" дип исемләнгән кичә үткәрелде.Укучылар Тукайның иҗатына,тормыш юлына багышланган "Без Тукай оныклары" исемле КВН да көч сынаштылар.Чарада Тукайның җырлары,шигырьләре укучылар тарафыннан яңгырады.