Берничә көн элек районыбызның урта белем алып, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган 3 кызы – Балтач гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары Илсинә Габделганиева белән Гүзәл Хәйруллина һәм Норма мәктәбеннән Илүзә Мәхмүтова “Иннополис”та Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашындагы мәртәбәле чарада катнашып кайттылар. Президент аларга уку елында ирешкән уңышлары һәм имтиханнарын нәтиҗәле тапшырганнары өчен ноутбук бүләк итте.