Балтачның ТАССР тарихында үз урыны бар

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Бүген - 16 август көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин ТНВ - Яңа гасыр телерадио компаниясе хәбәрчеләрен һәм операторларын кабул итте. 

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан республика күләмендә һәм район җирлекләрендә төшерелгән репортажлар буенча документаль фильм әзерләнә. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин ТНВ кунакларын районыбыз җирлегендә ТР Президенты тарафыннан хупланган программалар нигезендә төзелгән социаль-мәдәни, мәгариф, спорт, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектлары белән таныштырып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International