Районыбызда Тукай көне — шигърият бәйрәме гөрли.
Әлеге чарага башкалабыздан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары: Мәдинә Маликова, Харис Салихов, Розалина Шаһиева һәм башка иҗат әһелләре килде. Районыбыз җирлегенә аяк баскач аларны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров каршы алды. Җитәкчеләребез белән язучылар әлеге мөһим дата турында фикер алыштылар, Тукай көннәренең әһәмияте, үсеп килүче буынга үрнәк булуы турында әңгәмә кордылар. Кунаклар районыбызга хөрмәт белдереп, рәхмәтләрен ирештерделәр.
Иртәнге сәгать сигездән төшке ял вакытына кадәр арада "Сабантуй" паркына яңа сулыш өрелде, биредә актив рәвештә өмә оештырылды.
Районыбыз үзәгендәге барлык хезмәт коллективлары да күмәкләшеп, үзләренә бүлеп бирелгән мәйданны ялт иттерделәр.
Район Советы, район башкарма комитеты өмәдә катнашкан барлык хезмәт коллективларына һәм дә чүпләрне түгүдә транспорт хезмәте күрсәткән шоферларга зур рәхмәтен белдерә. Бергәләшеп җыештырган паркта киләчәктә райондашларыбыз белән бергә булып, бердәм булып, спорт һәм бәйрәм чараларында да актив катнашырга насыйп булсын.
Әлеге утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.
Комиссия утырышында катнашучы комиссия әгъзалары, район башкарма комитетының бүлек башлыклары; җирле үзидарә башлыклары; оешма, учреждение җитәкчеләре; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасы директорлары игътибарына язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә, Бөек Ватан сугышының 72 еллык - Җиңү көне уңаеннан бәйрәм уздыру чаралары, шул ук вакытта террорчылык актларын кисәтү һәм җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында чыгышлар ясалды.
Республика күләмендә чисталык ике айлыгы уңаеннан күптөрле чаралар үткәрелеп килә. Шул уңайдан Көек авылы китапханәсенең территориясен тәртипкә китерү эшләре дә яхшы гына башланып китте. 29 Апрель көнне авыл яшьләре белән берлектә өмә оештырдык.
27 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Библиотөн – 2017” акциясе узды. Чарада 42 китап укучы катнашты. Кичә “Игелек турында шигырьләр укыйбыз” флешмобы, “Матурлык дөньяны коткарыр, күңелләрне нечкәртер” кул эшләре мастер-классы, “Шифа, сихәт бирә чәйләребез” дару үләннәреннән чәй фуршеты, “Яңа юллар табып китап керә күңелләргә” буктрейлерлар белән танышу, “Җирдә кала эзләр...” эко-батлы, Балтач кино оешмасы ярдәмендә “Капка” фильмын карау кебек эш алымнарына бай булды.
Бөрбаш китапханә филиалында 3 сыйныф укучылары бөек Тукаебызны искә алып, шигырьләр сөйләделәр.
Габдулла Тукай-өлкәннәрнең дә,балаларның да яраткан шагыйре.Аның шигырьләрен кайчандыр әти-әниләребез укып үскән,хәзер аларны балалар өйрәнеп үсә.Чыннан да алар җанны җылыта,күңелне яктырта,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. 26 апрель көнне "Карлыгач" балалар бакчасыннан килгән нәниләребез белән Арбор авыл китапханәсендә "Тукайлы балачак" исемле чара оештырылды.Шагыйрьнең кечкенәдән белем алырга,эш сөяргә,табигать белән дус булырга өндәгән иҗаты балалар тарафыннан яңгырады.Бәйрәм Туган тел җыры белән тәмамланды.
25.04.2017 “Балтач 2 нче балалар бакчасы” МБМББУ базасында “Әкияти могъҗиза серләре” дип исемләнгән интеллектуаль очрашу уздырылды. Уен-бәйгенең максаты: Балаларның әкиятләр турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, гомумиләштерү; матур әдәбият әсәрләренә, китап укуга кызыксыну тәрбияләү. Уен- бәйгедә катнаштылыр: Балтач бистәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре командалары һәм Кече Лызи, Кариле, Сосна балалар бакчасы командалары. Уен-бәйге нәтиҗәләреннән чыгып җиңүчеләр билгеләнде, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
1 урын – “Балтач 5 нче балалар бакчасы”
2 урын – “Балтач 2 нче балалар бакчасы”
3 урын – “Балтач 4 нче балалар бакчасы”
3 урын- “Кече Лызи балалар бакчасы”
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:
- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.
- балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. Киләсе комиссия утырышы 2017нче елың 17нче августында узачак. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китерү сорала.
Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф кызы.
26 апрель көнне Балтач муниципаль районында Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнашкан 23 райондашыбызга “Наз” үзәге хезмәткәрләре өйләренә барып Балтач муниципаль район башлыгының бүләк-күчтәнәчләрен тапшырдылар һәм “Моя газета”га бушлай яздыртуны оештырдылар.