22 август көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Балтач” ял паркында ял итүчеләргә, төзүчеләр микрорайоны спорт мәйданчыгында Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан “Российский флаг-символ доблести и славы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, буклетлар таратылды. Балалар тозлы камырдан Россия флагы ясадылар.