ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 сентябрь көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директоры  Гөлнара Әхмәдиева чыгыш ясады. “Җылы йорт. Уңайлы ишегалды" дигән акция турында игълан итте.

 

   Арбор авылында яшәүче Галиева Фахирә Шәмсихәмәт кызына 7 сентябрь көнне 90 яшь тулды.

7 сентябрь көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре китапханә каршындагы паркта “Якташ язучылар иҗаты” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим иттеләр.  Районыбыз һәм аның халкы турындагы язмалардан торган  “Республика матбугатында – балтачлылар”  тупланмалары  да күргәзмә белән танышучыларда  зур кызыксыну уятты.


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

   2017 елның 5 августында “Социаль туризм” программасы буенча социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендәге инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар.

 


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Ничек кенә көтеп алынган булмасын, җәйге каникуллар да тәмамланды. Белем көне якынлашканда Көек авылы халкы балаларыбызга бәйрәмне дә зур итеп үткәрә белә. Менә инде икенче елын традицион рәвештә авылыбыз иганәчеләре белән берлектә шаулап-гөрләп матур итеп үтә әлеге кечкенә генә, ләкин шул ук вакытта кабатланмас чарабыз. Биредә төп максат-балаларны белем дөньясына чумганчы ял иттереп, күңелләрен күрү. Менә шулай тир түгеп хезмәтен дә куя, ял да иттерә белә Көек авылы халкы!!!


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Традицион рәвештә Казан каласында  Эчке эшләр министрлыгының ел да җәйге уеннары уза. Быел ул Аккош күле янындагы  “Динамо” чаңгы базасында үтте.

30 август көнне Республика көне уңаеннан Түбән Кенә авыл клубында "Кичке уен" үткәрелде. Кичәдә элекеге заманда уйналган уеннарны яшь буынга өйрәтеп калдыру күздә тотылды. "Капкалы", "Бармак", Наза","Йөзек салыш" кебек уеннарның тәртибе яшь буынга тапшырылды.
30 август көнне Яңгул мәдәният йортында республика көне уңаеннан балалар белән "Мин яратам сине, Татарстан!" дип исемләнгән әңгәмә уткәрелде, соңыннан шашка ярышлары булды.
29 август көнне Пыжмара мәдәният йортында Сәрдек авыл клубы белән берлектә студент яшьләр катнашында "Туган ягыма багышлыйм җырымны һәм гомеремне” дип исемләнгән концерт утте.

30 август,  Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Балтач авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Балтач ял паркында”  «Алтын көз-2017» бәйгесе  уздырылды. Оештырылган күргәзмәгә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр куелды,  күргәзмәне райондашлар  иҗат иткән композицияләр, матур матур чәчәк бәйләмнәре  бизәде. Бәйгегә район авылларыннан 51 кеше катнашты.

                                    Бәйге нәтиҗәләре:

Чәчәк бәйләме:

 

l- урын: “Чәчәкләр патшасы”.  Габделхакова Ралия. Арбор авылы

 

ll- урын:  “ Радуга цветов”.  Газимова Зөлфирә. Түнтәр авылы

 

                  “Көзге шатлык”. Гильметдинова Гөлнур. Бөрбаш авылы

 

lll- урын:  “Чәчәкләрдә тормыш яме”. Габдуллина Лидия. Борнак авылы

 

                   “Букет цветов” Волокжанина Земфира”. Әтнә авылы

 

 

Композиция:

 

l- урын: “Авылымның төн  сакчысы. Дәминова Илсинә. Нөнәгәр авылы.

 

ll- урын: Течет ручей, бежит ручей”. Габидуллина Светлана. Кече Лызи авылы.

 

               “Серле алан”. Хөсаинова Инзилә. Бөрбаш авылы.

 

lll-урын: С любовью”. Данилова Алена. Карак Серма авылы.

               “Шук күркә”. Муллагалиева Гөлнара. Сосна авылы.

 

Табигать могҗизасы:

 

  1. “Әбием чабаталары”. Ризванова Ләйсән. Яңгул авылы
  2. “Озорная семейка”. Камалетдинов Кәрим. Кенәбаш авылы.
  3. “Коляска для малышей”. Ахмадиева Гөлназ. Көшкәтбаш авылы.
  4. “Чайный сервиз”. Матвеева Валентина. Ярак Чурма.
  5. “Бабочки в летнем саду”. Анисимова Алена. Урта Көшкәт.
  6. “Алып батыр агачы”. Галиева Айсылу. Шеңшеңәр авылы.

 

Гигант яшелчәләр:

 

  1. “Гигант - Смайлик кабак”. Закирова Рәзилә. Сәрдек авылы.
  2. “Тәрбияләү килеште, ярыша-ярыша үстек без”. Шигабутдинова Гөлшан. Кили авылы.
  3. “Җиләкле җәй”. Хадиева Әнисә. Арбор авылы.
  4. “Көзге матурлык”. Фәсхетдинова Люция. Көек авылы.
  5. “Көзге матурлык бәйләме”. Хасанова Гүзәлия. Арбаш авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International