ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Бүген Балтач урта мәктәбе каршында урнашкан бакчага алмагачлар утыртылды.

Бер яктан әлеге чара «Бердәм Рәсәй» партиясе тәкъдим иткән «Җиңү бакчасы» дигән федераль акция кысаларында башкарылса, икенче яктан тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылардан истәлек-бүләк булып тора.


Бүгенге көндә биредә моннан кырык еллар элек утыртылган алмагачлар киселә, чөнки алар картаеп, кыргыйланырга өлгергән инде. Алар урынын яңалары ала. Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә яшь буын тарафыннан башкарылган әлеге игелекле эш ул елларда эшләнгән бәһасез батырлыкларның бүгенге буынга эстафета кебек бирелүе итеп кабул ителсә иде.

 


Зәлия Фәйзрахманова

 

Иртә килә дип көткән языбыз соңгарак та калып, игенчеләребезне шактый кыен хәлгә куйды кебек.

Бар басуларның бергә җитешүе, өлгерүе белән мең дә бер мәшәкатьне елдагыдан да оешканрак, тизрәк, комплекслырак алып бару бурычы килеп туды. Әмма “Татарстан” хуҗалыгы басу-кырларында йөргәндә, ниндидер кабалану-каушау сизелми, барысын күнегелгән гадәт буенча эшлиләр кебек тоелды миңа.

 

– Соңгарак калды дисәк тә, үткән ел без, мәсәлән, тукландыруга 17 апрель көнне чыкканбыз, быел унсигезе керештек. Чәчү дә нибары өч көнгә соңрак кына башланды, – дип чагыштырып күрсәтте баш агроном Алмаз Шиһапов.

Районда - яктыртылган чаңгы трассасы, күңел биреп эшли торган хезмәткәрләр бар һәм иң мөһиме - әлеге спорт төрен яратучы халык яши.

Районда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына зур әзерлек эшләре бару һәм парадка репетицияләр үткәрелү сәбәпле, Балтачта Ленин урамының үзәк өлеше (Нариман урамы чатыннан алып, "Сбербанк" бинасына кадәр) 8 һәм 9 май көннәрендә ябылып торачак. 

8 май көнне - иртәнге 7.00 сәгатьтән алып, 9 май көнне 24.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы вакытлыча ябык булачак. 

Шул сәбәпле, Нариман урамында ике яклы транспорт хәрәкәте булдырыла. 

Хөрмәтле райондашлар һәм шоферлар, юлларда йөргәндә сак һәм игътибарлы булуыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвегез сорала.

Район башкарма комитеты.

Балтач халкы “Кыр казларына тимәгез, зинһар!” дигән чакыру белән, аучыларга каршы чыкты. Яз җитеп, кыр казлары кайту белән, ау сезоны да башланып китә.


Балтаси.ру порталына Илфира Фатыйхова исемле кыз:

Зинһар өчен,атмагыз инде шул кыр казларын

Смәел авылы ягына борылганда басуга җыелган сулыкта безнең якларда очрамый торган ят кошларга күз төште. һавада очкан ак канатлы кошларны башта акчарлак дип күзәтсәк. Җирдәге бер көтү булып йөрүләрен, әле алай гына да түгел суда йөзүләрен күргәч, кызыксыну тагын да артты. Олы юл буена ук киләләр, машина тавышыннан да курыкмыйлар алар хәтта. Ерак түгел Шушма елгасы Нократка коя, әллә шуңа кешеләргә ияләшеп беткәннәр алар?.. Кызык - нинди кошлар булыр икән бу?

Смәел авылында гомер итүче Фирдәвес апа Якупова балаларымны "Сезгә сугышлар күрергә язмасын!" дип үстердем, ди. 
Смәел авылында гомер итүче Фирдәвес Якуп кызы Якуповага 4 май көнне 90 яшь тулды. 
Юбилярны олуг гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, оныклары җыелган. Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан, Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, “Смәел” хуҗалыгы экономисты Розалия Фазылҗанова да килгән иде. 
Фирдәвес апа Якупова бер гасырга тиң гомер итеп, сокланырдай тормыш юлы үткән ветеран. Арабызда аның кебек тормыштан канәгать булып, шөкер итеп яши белгән, җәмгыятькә файдалы балалар тәрбияләп үстергән, үзе дә аларга үрнәк булып, онык-оныкчыкларын баккан көр күңелле өлкәннәр булуы үзе бер горурлык! 

Районыбызда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, “Хәтер марафоны” дип исемләнгән 72 чакрымга велойөгереш булачак. 

Йөгереш 8 май көнне 9.00 сәгатьтә “Батырлар аллеясы” яныннан старт алачак. 
 

Нинди генә заманда яшәсәк тә газета алыштыргысыз мәгълүмат чарасы булып кала. Буяу исе килгән газета-журналны кулга алып уку үзе генә дә ни тора?! Гасырга якын тарихы булган “Хезмәт”ебез үз укучыларына хыянәт итми гел камиллеккә омтылып яши. Елга ике мәртәбә үз укучыларын барлап, аларны төрле призлар, бүләкләр белән куандыра. 
Бүгенге көндә 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 11-21 май көннәрендә исә газетабызга ташламалы бәядән язылып булачак. Алты айга язылу бәясе – 603 сум 18 тиен. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк! 

"Хезмәт" газетасы коллективы

Бөек Җиңү көненә хәзерлек уңаеннан, хәрби хезмәттә булган барлык ир-егетләрне 6 май көнне - 13.00 сәгатьтә Балтач сөт-май комбинаты янындагы мәйданга, ә 8 май көнне район үзәгенә, кичке 18.00 сәгатькә — 9 май көнне район үзәгендә үтәчәк хәрби парадка хәзерлек репетициясенә чакырабыз! 

Хөрмәтле райондашлар! Әлеге чарада актив катнашырсыз дигән өметтә калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International