"Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел"

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне буларак билгеләнә. . Шул уңайдан Пыжмара авыл китапханәсендә  яшьләр белән  фельдшер Давлетшина Алия катнашында "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел"дип исемләнгән әңгәмә  үткәрелде.”Эчкечелек- яман гадәт” исем  астында  китап күргәзмәсе төзелде.

 Әлеге акция алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу Һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында уза. 
Бүген алкоголизм зур проблемага әверелде, чөнки башка проблемалар фонында күпчелек спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллануга игътибар да итми. Ә бит алкоголизм киләчәк буыннарга да тискәре йогынты ясый

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International