Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

11 нче сентябрь көнне Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбенең 7, 8, 9 нчы сыйныфлары өчен  Шеңшеңәр авыл китапханәчесе “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган әдәбият тәкъдим ителде. Сәламәтлек темасына багышланган мәкальләр, бөек фикер ияләренең канатлы фразалары искә төшерелде. Укучылар бертавыштан “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!” дип таралыштылар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International