ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

11 сентябрь   көнне Кенәбаш  авыл китапханәсендә  башлангыч сыйныфлар өчен  “Да!”здоровому образу  жизни”дип  исемләнгән    лекция  укылды.Монда сүз сәламәт яшәү рәвеше алып бару ,спиртлы   эчемлекләрнең   организмга   бик зур зыяны  турында барды.Лекцияне авылыбыз фельдшеры Габидуллина Гөлсинә укыды.Балалар үзләре теләгән сорауларга җавап алдылар.

"Спиртлы эчемлекләрне тыю көне" уңаеннан, 9 сентябрь көнне, Сосна мәдәният йорты фойесында, авылыбызның яшьләреннән һәм урта буын вәкилләреннән оешкан командалар арасында "Мин, син, ул һәм без, Эчүчелеккә каршыбыз!" исеме астында КВН- викторина һәм "80 нче еллар дискотекасы" булып узды.

Сентябрь ае-“экстремизм һәм терроризмга” каршы айлык буларак Көек авылы китапханәсендә 10 сентябрь көнне “Без көч куллануга каршы” исеме астында әңгәмә үткәрдек, презентация карап, фикер алыштык. Чарада барлыгы 9 бала катнашты. 

Бәхет сүзен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер матур йортың, затлы машинаң, күп мал-туарың булуны бәхет дип саный. Ә чынлыкта исә бәхет ул – сәламәтлек. Ләкин сәламәтлекне  ныгытырга, аны какшатмаска, начар гадәтләр белән дуслашмаска кирәк. Арбор авыл  китапханәсендә 7-8 сыйныф  укучылары һәм авылыбыз фельдшеры Аскарова Фәридә  апа катнашында  “Начар гадәтләр – бәхетсезлекнең башы!”  дип исемләнгән әңгәмә  үткәрелде. Әлеге чарада сүз ,сәламәтлеккә зур зыян китерүче сәбәпләр – алкоголь куллану, тәмәке тарту, наркомания турында  барды.

11 нче сентябрь көнне "Аеклык көне" уңаеннан Кили авыл китапханәсе акция уздырды.

11 сентябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм алкоголь проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә.  Аек кеше сәламәт милләтнең нигезе булып тора. Ә алкоголизм халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шубан авыл китапханәсе авыл халкы өчен информацион күргәзмә ясап куйды. Шул уңайдан листовка һәм буклетлар таратылды.

8 нче сентябрь көнне Алан авыл китапханәсендә "Аек акыл белән карыйк дөньяга" дигән тема астында лекция уздырылды. Чарада эчке эшләр хезмәткәре Ахмадиев Газинур катнашты.

11 Сентябрь-Халыкара “аеклык” көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан,Көек авылында китапханәче тарафыннан, “Аек башта-аек акыл” исеме астында акция игълан ителде. Биредә, авылыбыз шоферлары да , яшьләребез дә бик теләп катнашты. Аларга “Алкоголь-ул агу» дигән күрсәткечләр һәм алкогольнең кеше организмы өчен булган зыяны турында тупланган брошюркалар тапшырылды.

11 сентябрь көнне Борбаш Сәрдегәне авыл клубы хезмәткәре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, башлангыч мәктәп укучылары белән күңелле спорт уеннары оештырылды.

11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

11 сентябрь-Бөтенроссия аеклык көне.Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату,яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү,сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында Борнак авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Аеклык-сәламәт яшәү рәвеше”исемле әңгәмә яшьләр белән  үткәрелде. “Аек булу-яшәү мәгънәсе” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Яшьләргә киләчәктә аңлап яшәү өчен тәрбия чарасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International