11 сентябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм алкоголь проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә. Аек кеше сәламәт милләтнең нигезе булып тора. Ә алкоголизм халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шубан авыл китапханәсе авыл халкы өчен информацион күргәзмә ясап куйды. Шул уңайдан листовка һәм буклетлар таратылды.