ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

    «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында «Наз» үзәге каршында эшләүче волонтерлар бу проблемага кагылышлы буклетлар тараттылар. 

14 сентябрь көнне Яңгул китапханәчеләре үзләренең актив китап укучылары белән “Экстремизм һәм терроризм- җәмгыятькә яный”күргәзмә  ясап куелды, аның  янында әңгәмә үткәрделәр.Әңгәмә дә иң беренче “Нәрсә соң ул экстремизм һәм терроризм ?” дигән сорауга аңлатма ясалды.Экстремизм һәм терроризм –бөтен кешелек дөньясына каршы юнәтелгән җинятьчелек һәм күпчелек очракта бу җинаятьнең корбаннары-бер гаепсез тынычлык сөюче кешеләр булуы аңлатылды.

14 сентябрь көнне  Пыжмара  авыл  китапханәчесе  яшьләргә “Терроризм-кешелек дошманы” дигән  күзәтү  үткәрде. Чара  барышында  китапханәче яшьләргә  терроризмның  нәрсә  аңлатканын,террористларның  максатлары  нидә  икәнлеге  хакында  сөйләде.Шартлаткыч җайланма урнаштыруның билгеләре белән таныштырды.

11 сентябрь “Аеклык көне” уңаеннан Куныр мәдәният йорты 10 сыйныф укучылары белән “Аек акыл – зур бәхет” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында яшьләргә бу көн турында тарихи мәгълүмат бирелде, спиртлы эчемлекләрнең зарары турында сөйләнелде.
9 сентябрь көнне район күләмендә Ор авылы зонасында үткәрелгән яшьләр форумында Норма авылының "Яшьләр online" төркеменең лидеры Гөлназ Гамбәр кызы Асхадуллина җирлек яшьләренең эшчәнлеге турында чыгыш ясап, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
12 сентябрь көнне Норма урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары белән берлектә терроризм айлыгы уңаеннан " Нәрсә сон ул терроризм ?"дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.

13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Субаш авыл китапханәсендә эчүчелеккә каршы көрәш уңаеннан “Аек бул- заманага  лаек бул”  дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Урта яшьтәге китап укучылар катнашында күргәзмәгә куелган  китапларга күзәтү ясалды.

9 сентябрь көнне Ор клубында Хыял яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә "Яшьләр арасында террористик һәм экстремистик хәрәкәт һәм аларны ул йогынтыдан саклау" дигән темага чара үтте.

11 нче сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә үсеп килүче яшь буынны сәламәтлек өчен зарарлы гадәтләрдән аралау максатыннан Бөтенроссия Аеклык көненә “Здоровье дороже богатства” исемле китап күргәзмәсе төзелеп китап укучыларга тәкъдим ителеп, андагы әдәбиятка күзәтү ясалды.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

11 сентябрьдә Бөрбаш китапханә филиалында 6 сыйныф укучылары белән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" исемле әңгәмә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International