Начар гадәтләр -бәхетсезлекнкң башы

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бәхет сүзен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер матур йортың, затлы машинаң, күп мал-туарың булуны бәхет дип саный. Ә чынлыкта исә бәхет ул – сәламәтлек. Ләкин сәламәтлекне  ныгытырга, аны какшатмаска, начар гадәтләр белән дуслашмаска кирәк. Арбор авыл  китапханәсендә 7-8 сыйныф  укучылары һәм авылыбыз фельдшеры Аскарова Фәридә  апа катнашында  “Начар гадәтләр – бәхетсезлекнең башы!”  дип исемләнгән әңгәмә  үткәрелде. Әлеге чарада сүз ,сәламәтлеккә зур зыян китерүче сәбәпләр – алкоголь куллану, тәмәке тарту, наркомания турында  барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International