Белемгә рәхәтләнеп ял итеп!!!!

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Ничек кенә көтеп алынган булмасын, җәйге каникуллар да тәмамланды. Белем көне якынлашканда Көек авылы халкы балаларыбызга бәйрәмне дә зур итеп үткәрә белә. Менә инде икенче елын традицион рәвештә авылыбыз иганәчеләре белән берлектә шаулап-гөрләп матур итеп үтә әлеге кечкенә генә, ләкин шул ук вакытта кабатланмас чарабыз. Биредә төп максат-балаларны белем дөньясына чумганчы ял иттереп, күңелләрен күрү. Менә шулай тир түгеп хезмәтен дә куя, ял да иттерә белә Көек авылы халкы!!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International