Балтач полиция бүлеге командасы әлеге чемионатта беренче урынны яулады. Команда составында подполковник Рөстәм Газыймов, полиция капитаннары Рамил Газыймов, Рамил Бәдретдинов, Ләйсән Нәҗипова, өлкән прапорщик Фаил Мөхәммәтшин җиңү өчен гаять тә тырышты, эстафетада да сынатмады, төз атуда да отты... Афәрин, полиция хезмәткәрләренә. Кайчан барма, Кубоксыз кайтмыйлар, хәзерлек белән баралар, чын күңелдән ярышалар, шуңа да Балтач командасын күрүгә, беренче урын безгә түгел быел да, дип башка командаларның күңелләре төшә.