Нөнәгәр авылында яшәүче Әшрәпова Галия Әшрәп кызына 18 август көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Нөнәгәр авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Гәфиятуллина, ветераннар Советы рәисе Наил Сәлихов, «Кызыл юл» авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы икътисадчысы Фәйрүзә Сәгъҗетдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.