Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.19 август көнне Борнак авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Рәсәй флагы – дәүләтләр маягы”исемле чара яшьләргә һәм укучыларга үткәрелде. “Рәсәй флагы –горурлык” исемле күргәзмә ясап куелды. Бу күргәзмәдә Россиянең дәүләт символлары турында китаплары урын алды.Укучыларга һәм яшьләргә бу чара тәрбия үрнәге булды.