Кукмараның “Туган як” музеена сәяхәт.

2017 елның 25 августы, җомга

   «Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 24 нче августында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр  Кукмараның “Туган як” музеенда булдылар.

   Музейда моннан күп еллар элек җыелган Кукмара районы тарихы тасвирланган материаллар, фоторәсемнәр, тарихи язмалар, XIX – XX гасырда шул тирәлектә яшәүчеләрнең тормыш - көнкүреш җиһазлары, савыт сабалары урын алган. Музей буенча сәяхәт тернәкләнүчеләргә бик ошады. Китәр алдыннын алар музей хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International