Нормада гамәви тыңлаулар узды. 

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Гамәви тыңлауларда халык Норманың куркыныч зонага кергән объектларының киләчәге өчен борчылды.

15 август көнне Норма урта мәктәбе базасында җирлекнең генераль планын кабул итү буенча гамәви тыңлаулар узды. 

Яши торган урыннарның халык өчен уңайлы булуы, җирләрнең тиешле бер тәртиптә төзелүе, социаль объектларның дөрес урында урнашуы таләп ителә. Ә моның өчен беренче чиратта җирлекнең генпланы булу сорала. Бүген Норма урта мәктәбе базасында киң җәмәгатьчелек катнашында үткән гамәви тыңлаулар вакытында нәкъ менә шушы зур әһәмияткә ия документ – җирлекнең генпланын кабул итү турында сүз барды. 

18 авыл җирлеге арасында нормалылар беренчеләрдән булып үзләренең генпланын булдырды. Һәм әлеге эшнең нечкәлекләре белән җирлек халкын проектны эшләүчеләрнең берсе булган Казаннан килгән вәкил Владимир Ваисович Нургалиев таныштырды. 

Тыңлауларга килүчеләр Балтач юлы өстендәге берничә обектның куркыныч зонага керүе, аларның киләчәге ничек хәл ителүе турында кызыксынды. Яңа микрорайоннар өчен җир бүлгәндә уен мәйданчыклары, мәктәп-бакча, мәчет төзелешенә дә игътибар итү соралды. 

Әлеге сорауларның барысына да урында ук төгәл җавап алынмаса да, яңа микрорайон төзелешенә кагалышлысы эш процессында искә алыначак, дип ышандырды Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов. Балтач ягындагы куркыныч зонага кергән объект һәм җир биләмәләре хакында Владимир Ваисович: 

– Әлеге мәсьәләне без хәл итмибез, анысы район җитәкчелеге тарафыннан хәл ителә торган сорау, – дип җавап кайтарды. 

Гамәви тыңлауларда катнашучылар бертавыштан проектны кабул итәргә ризалык белдерде. Ә инде үзгәрегшләр булган очракта проектлау планы төзелеп, генпланга төзәтмәләр кертеләчәк. 

Автор: Гөлзидә Газизуллина
Чыганак: http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/20181

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International