Балтач район Советының  Өченче чакырылыш  уналтынчы утырышы булды

2017 елның 11 августы, җомга

Бүген 11 август көнне  Балтач район Советының  Өченче чакырылыш 
уналтынчы утырышы булды.


Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. 

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 
1. Балтач муниципаль районының 2017 елдагы 6 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында. 
2. Балтач муниципаль районының 2017-нчы елга, 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында. 
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше турында. 
4. Район бюджетының тәэмин ителеше буенча дотацияне алыштыру турында. 
5. Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 
6. Балтач муниципаль районы территориясендә төзелеш буенча җирле нормативларны әзерләү, раслау тәртибе турындагы Нигезләмә хакында. 


Беренче көн тәртибе буенча сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллинга бирелде.

Икенче, өченче  һәм дүртенче көн тәртипләре буенча  район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов  чыгыш ясады.

Бишенче көн тәртибе буенча район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Рафаил улы Мустафин доклады тыңланды.

Алтынчы көн тәртибе буенча сүз район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесенең урынба-сары Шамил Фәһим улы Борһановка бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International