10 август көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе уздырдылар. Бу кичәгә шигырь язу остасы Хөрмәтуллина Мәгъмүрә чакырылды. Өлкәннәребез Мәгъмүрә апаның матур шигырләрен тыңлап, җаннарына тынычлык алып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.