Гыйлембану Зыятдин кызы Зыатдиновага 2 август көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Түнтәр авылында яшәүче Гыйлембану Зыятдин кызы Зыатдиновага 2 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыятенең баш агрономы Рәфкатъ Шәрәфетдиновнар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International