Комиссия   тикшерүләр алып бара

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Район буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә.

Монда төп игътибарны кышкы ягу сезонына әзерлек җәлеп итә. Мәгариф һәм мәдәният тармагына караган объектларында җылылык бирү системалары, котеллар, җылылык саклау чаралары, керү-чыгу юлларының төзеклеге, чисталык һәм иминлекне булдыру кебек башка күп төрле мәсьәләләр комиссия әгъзаларының тикшерүе аша үтә. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, санэпидемиология ягыннан да кагыйдәләр үтәлеше анализлана һәм төзәтмәләр кертелә, кимчелекләрне тиз арада бетерү буенча кисәтүләр ясала, бурычлар билгеләнә.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International