2017нче елның 27 июлендә Балтач бистәсенең “Сабантуй” паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр (инвалидлар) өчен спорт фестивале узачак. Программада: - теркәлү, чай табыны - 9.00 сәг.- 9.50 сәг.; -концерт, спорт ярышлары һәм уеннар - 10.00 сәг.-12.00 сәг. Үзегез белән һава торышына карап баш киеме, кулчатыр, җәймәләр һәм яхшы кәеф алып килүегезне сорыйбыз! Иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр «Наз» үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз тел.: 2-55-05. Көтеп калабыз!