Сосна авылы мәчете яңарыш кичерә

2017 елның 1 августы, сишәмбе
Бүгенге көндә Сосна авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре бара – түбә яңартыла. Әлеге эшләр авыл халкы, “Сосна” җәмгыяте, бу авылда туып үскән бертуган Мазһаровлар ярдәме һәм сәдака акчаларына башкарыла.

- Мәчеткә ремонт кирәклеге хакында авыл халкын җыеп хәбәр иттек, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәис Садыков. – Һәрбер хуҗалыктан бер мең җыешырга дип сөйләшкән идек, кайберләре хәтта икешәр, өчәр мең дә бирде. Иман йортының төзеклеге өчен бөтен авылыбыз белән тырыштык. Ярый әле җирлегебездә туып үскән, ярдәм итәргә атлыгып торучылар да бар, дип шөкер итә җирлек башлыгы.

Башланган эш беткән эш дигәндәй, эшләр тулы куәтенә бара. Быелга планлаштырганнарына акча җитәрлек тупланган дип әйтеп була, “Сосна” җәмгыяте эшчеләр белән дә, материал белән дә өстәмә ярдәм күрсәтеп тора. Ә инде эчке өлешләр икенче елга эшләнер дип өметләнә мәчет өчен җан атып йөрүчеләр.

Чыганак: http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/19840

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International