ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев туристларны җәлеп итәрдәй яңа идеяләргә рухландырды.

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев район мәгариф идарәсе җитәкчелегендә Балтач гимназиясе һәм мәктәп коллективлары әзерләгән күргәзмә белән танышты. 

Республика кунагы Татарстанга килгән туристларны җәлеп итү максатыннан районыбыз җирлегендә  эшләнә башлаган проектлар белән кызыксынды. Укучылар Васил Шәйхразиевны районыбызның иң төньягында урнашкан Шода авылындагы танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану"  музей йорты, Куныр җирлегендәге гаилә фермаларның эшчәнлеге, районыбызның истәлекле һәм матур урыннары, Кара күл һәм Шушма елгасы буйлап сәяхәт үткәрү, авыл җирлегендәге халыкның көн-күреше, яшәеше белән таныштыру мөмкинлекләре барлыгын белгерттеләр. 

Васил Шәйхразиев сезнең якларда табигать матур, урман-тауларга да бай. Туристларны җәлеп итү өчен бик нык тырышлык һәм зур көч кирәк. Балтачта эшчән халык яши. Бу проетларны тормышка ашыруны максат итеп алыгыз, эшли аласыз, дип рухландырды. Авыл тормышы, эшмәкәрлек, фермерлык, кул хезмәте, һөнәрчелек, кошчылык, елга күлләрдә балык үрчетү белән шөгыльләнү һәм башка яңа идеяләр уйлап табарга кирәк, дип ассызыклады. 

Кызлар өстендәге чиккән алъяпкыч, яулыкларны, сөлгеләрне, калфак һәм түбәтәйләрне күреп соклануын белдерде. "Милли бизәкләрне, миллилекне саклыйсыз, югалтмыйсыз икән, рәхмәт! Бу һөнәрләрне балаларга, киләчәк буынга да өйрәтеп калдырырга кирәк! Авыллар һәм андагы халык табигыйлеге, гүзәллеге һәм гадилеге белән матур", дип бәяләп үтте.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International