Сабантуйның мәйдан тоткан бәйге батырлары белән таныша аласыз
Аркан тартуда Шодадан Раян Йосыповка тиңнәр булмады, бадминтонда ир-егетләр арасында Түбән Кенәдән Зөлфәт Нәбиев, ә гүзәл затлар арасында Субаштан Азалия Хәбибуллина җиңү яулады, утын кисү буенча чын мастер-классны Нормабаштан Сөембикә Нәбиева күрсәтте, ә ир-егетләр арасында Балтачтан Рәмзил Хәкимов үзенең иң җитез булуын раслады, парлап утын кисүдә Балтачтан Гөлназ һәм Рафаэль Хәкимовларны куып җитә алучы булмады. Авыш баганадан әтәчне алучы Балтачтан Илдар Бикбаев булса, туры баганага менүдә Балтачтан Азат Каюмовка тиңнәр табылмады. Зурлар арасында үткәрелүче капчык сугышында Чапшардан Фирдүс Габдрахманов бөтен көндәшләрен тукмап, җиңү яулады. Кул көрәшенә гадәттә бик күп кеше җыела, быел да шулай булды. Яшүсмерләр арасында (55 кг.кадәр) Балтачтан Ильяс Хәйруллин иң көчле беләкле булып танылды. 55 кг.га кадәрге кызлар арасында Нөнәгәрдән Илсинә Дәминова, 65 кг.га кадәр Балтачтан Гөлназ Хәкимова, 65 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Килидән Гөлзия Гарифуллина көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмый җиңү яуладылар. Ир-егетләр арасында 75 кг.га кадәрге авырлыкта Балтачтан Рамил Шахметов, 85 кг.га кадәр Аланнан Раил Шәймөхәммәтов, 85 кг.нан югары үлчәүдә Шеңшеңәрдән Ранил Гыйззәтуллин үзләренә тиңнәр булмавын тагын бер кат расладылар.