«Удар»  анта  нәтиҗәләре

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча,  район  башлыгы Рамил Нотфуллин  районда   терлек азыгы әзерләү  буенча  “удар” атна  игълан иткән иде.  Анта  нәтиҗәләренә  күз салганда, чын мәгънәсендә,   кызу  эш  атнасы бара, һава  торышы да  моның өчен   мөмкинлек бирә.

Бүгенге 20 июль  көненә  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  баш агрономы  Мәсхүт  Гариповтан   алынган  мәгълүматларга  күз салсак,  район  буенча  барлыгы  9 мең 647 тонна  коры печән әзерләнгән.  Шуның  5 мең  451 тоннасы шәхси   хуҗалыкларга  өләшенгән.  Шунысы сөенечле, районда шәхси хуҗалыкларга  коры печән  бүлеп  бирә алмаган  авыл  хуҗалыгы  җәмгыяте   калмады.  Күләмнәре төрле булса да,  мөмкинлекләренә карап, өлеш чыгара алдылар.

Сенаж  салуда да  кызу эш оештырылган. Хәзерге көндә  районда  барлыгы  82 мең 944 тонна  сенаж  әзерләнгән, шуның  эченнән 1 855 тоннасы  төргәкләү ысулы белән.

– Урып-җыю чорына  да вакыт   бик аз калып бара. Тик  быел башка еллар  белән  чагыштырганда,  15-20  көнгә соңарак  калып  барабыз. Әле  аңа кадәр 11  мең гектар мәйдандагы  берьеллык үләннәрне  җыеп аласы бар. Бу – безнең төп бурычыбыз.  Җәй яңгырлырак килсә дә, терлек азыгы  җитәрлек күләмдә.  Күпьеллык һәм берьеллык  үләннәрнең өлгереше начар булмады. Бары тик  эшне  дөрес оештырып, булган  мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска гына кирәк.

Мәсәлән, бүгенге көнгә кадәр әзерләнгән күләмнән исәпләп  караганда,  бер шартлы  терлеккә  район буенча  уртача 9,8 центнер азык берәмлеге  туры килә.  “Сосна”,  “Кызыл юл”,  Тимирязев исемендәге җәмгыять,  “Дуслык”, “Бөрбаш”, “Кама”, “Активист”, “Борнак” ,  “Яңа тормыш”  хуҗалыкларында бер шартлы  терлеккә туры килгән азык берәмлеге  районның уртача  күрсәткеченннән  югары.  Башка елларда уңышлары белән артык  кинәнә алмаган  “Уңыш”  хуҗалыгы исә быел барысын да уздырды, биредә бер терлеккә 19 центнер азык берәмлеге  туры килә.   Сәбәбе гади -  аларда терлек саны   аз шул.  Алга таба терлекләрнең баш санын арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк.   

Игенчелек тармагында  параллель  кукуруз арасын  эшкәртү,  бодай игелгән  мәйданнарны  корткычларга һәм  авыруларга  каршы  тәрбияләү  кебек эшләр дә  бара, –  дип таныштырып үтте Мәсхүт Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International